Бу хакта Россия Президенты Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсында сөйләгән. Россия Президенты фикеренчә, Россия белән каршы тору өчен «милләтчеләрне» Көнбатыш хуплый.
– Зеленскийның әтисе икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашист-нацистларга каршы көрәшкән. Бервакыт мин аның белән бу хакта сөйләштем. Мин: “Володя, син нәрсә эшлисең? Ни өчен син бүген Украинада неонацистларга ярдәм итәсең, ә әтиең фашизмга каршы сугышкан?" - дидем. Ул фронтта солдат булган. Мин сезгә аның нәрсә әйткәнен әйтмим. Бу аерым тема, — дип белдергән Путин.
Комментарийлар