18 сентябрьдә Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булачак. Чараны уздыру көнен бүген республика Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар билгеләде.
Тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана.
"Тантананың мөһимлеге һәм республика халкының бу вакыйгага зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция оештырырга тәкъдим ителә", - диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Чарага чакырылучыларның гомуми саны 770 кеше булачак.
Рөстәм Миңнеханов өчен республика Президентын сайлауларда 1,9 млн. сайлаучы тавыш бирде, ягъни 83%. Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар