16+

Ялга барганда нинди дарулар алырга?

Чемоданнарыгызны җыеп, җәйге ялга җыендыгызмы инде? Үзегез белән кечкенә генә «ашыгыч ярдәм» алырга да онытмагыз.

Ялга барганда нинди дарулар алырга?

Чемоданнарыгызны җыеп, җәйге ялга җыендыгызмы инде? Үзегез белән кечкенә генә «ашыгыч ярдәм» алырга да онытмагыз.

Бигрәк тә сәяхәткә балалар белән җыенсагыз. Ялга җыенганда алырга кирәкле дарулар исемлеген тәкъдим итәбез.

Тән температурасы күтәрелгәннән һәм салкын тигәннән. Өлкәннәргә таблеткалар, балаларга сироп формасындагы дарулар алыгыз.
Борынга тамызу өчен тамырларны кыса торган тамчы формасындагы дарулар, тамак авырткан да сиптерә торган спрей хакында да онытмагыз.

Тән температурасын төшерә торган махсус пластырьлар бар, аларны да үзегез белән алырга мөмкин. Имгәнгәндә, егылган да куллану өчен антисептик (хлоргексидин яисә водород перекисе) + бинт, төрле размердагы пластырь алыгыз.

Авыртуны баса торган даруларны истән чыгармагыз. Үзегез белән, күгәргән урыннарга сөртер өчен крем, сузыла торган бинт та алыгыз.
Ялда еш кына агулану, эч китү очраклары була. Шул нисбәттән, сорбентлар (активлашкан күмер һ.б.), ферментлар (мезим, панкреатин һ. б.), эч киткәннән дарулар, авыртуны баса торган дарулар үзегез белән булсын.

Чит илдә ризыкларга, башка әйбергә аллергия булуы ихтимал. Шунлыктан, антисамин таблеткалар, сыек дарулар сатып алыгыз. Бөҗәкләр тешләгән очракта сертергә гельләр кирәклеген онытмагыз.

Әлбәттә инде кояштан һәм эсседән саклану чаралары хакында истән чыгармаска кирәк. Кояштан саклый торган крем, кояш астында пешкәннән соң куллана торган спрейлар, тән тиресен тынычландыру өчен термаль су  да ярдәмгә килер.

Моннан тыш, сомолетта очканда күңел болганмасын өчен дару; герпеска каршы крем; конъюнктивиттан тамчылар; кечкенә кайчы, пинцет та сумкагызда булса, комачау итмәс.

Дарулар салынган букчаны үзегез белән самолет салонына алыгыз.
Юлга чыкканчы, даруларның куллану срокларын тикшерегез.

Әгәр дә балагыз дарулар кабул итә икән, дозаны ике тапкыр арттырып алыгыз.
Бик бәләкәй балалар өчен температура төшерә торган махсус шәмнәр алыгыз. Күңел болганганда, ул аны төкереп чыгара алмаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading