16+

Россиядә пенсия иң югары булган төбәкләр исемлеге билгеле

Россиядә иң югары пенсияләрне Чукотка (36 560 сум) һәм Ненец (34 190 сум) автономияле округларында алалар.

Россиядә иң югары пенсияләрне Чукотка (36 560 сум) һәм Ненец (34 190 сум) автономияле округларында алалар.

Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Алардан соң Мәскәү (32 670 сум) һәм Магадан өлкәсе (31 580 сум) бара.  Бу хакта «Синергия» университетының Икътисади теория һәм дөнья икътисады кафедрасы өлкән укытучысы Юлия Тулупникова хәбәр иткән. 
Алда атап кителгән төбәкләрдән Камчатка, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси — Югра, Саха республикасы (Якутия) һәм Төмән өлкәсе килә.

Тулупникова фикеренчә, барысы да мантыйкка туры килә. Чөнки һәртөрле өстәмә түләүләр, беренче чиратта, билгеле бер төбәкләрдә, авыл халкына, шулай ук билгеле бер һөнәр вәкилләренә эш һәм яшәү өчен каралган.

Ә бу нәкъ менә экстремаль табигый шартлары булган Төньяк һәм башка ерак төбәкләр өчен актуаль. Шул ук вакытта мондый төбәкләрдә пенсияләрнең шактый артуы ягына номиналь аерма бик үк сөендерми: төньякта исәпләүләр күпкә югарырак булса да, анда яшәү дә күпкә кыйммәтрәк.

Картлык буенча пенсия күләме фиксацияләнгән өлештән һәм пенсия баллары хисабына формалаштырылган иминият өлешеннән тора. Ике өлеш тә инфляция һәм төбәктәге яшәү минимумы зурлыгын исәпкә алып индексацияләнә.

«Димәк, иң югары хезмәт хакы булган төбәкләр картлык буенча иң югары пенсияләр белән мактана ала», ди эксперт.

Мәсәлән, Чукоткада уртача хезмәт хакы 141 мең сумнан артып китә, чөнки ерак төньяктагы эш өчен өстәмәләр бар. Шуңа күрә төбәк пенсия түләүләре буенча иң яхшы 5 лидерны җитәкли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading