Шәһри Казан

Россиядә короновирустан тагын бер хатын-кыз үлгән

Мәскәүдәге Коммунарка бистәсендәге хастаханәдә коронавирустан шикләнелгән хатын - кыз үлгән. Аңа 69 яшь булган, дип хәбәр итә "РЕН ТВ".

Реклама

Телеканал хәбәр итүенчә, әлеге ханым реанимациядә яткан. Билгеле булганча, аның кызы күптән түгел генә Португалиядән кайткан.

19 мартта Россиядә коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән иде. Соңрак табиблар 79 яшьлек мәрхүмәнең үлем сәбәбе тромб өзелү дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: