16+

Пенсионерларны күңелле яңалык көтә: моннан соң "шайтан-машина" баш катырмачак

Тиздән Россиядә яңа һөнәр барлыкка киләчәк. Ул - цифрлы куратор, аның һөнәри стандартлары эшләнгән һәм расланган. Бу хакта "Росийская газета" хәбәр итә.

Тиздән Россиядә яңа һөнәр барлыкка киләчәк. Ул - цифрлы куратор, аның һөнәри стандартлары эшләнгән һәм расланган. Бу хакта "Росийская газета" хәбәр итә.

Цифролы куратор — цифрлы грмоталылык буенча консультант, дип аңлата әлеге басма. Цифрлы кураторлар халыкны (күбесенчә өлкәннәрне) цифрлы ресурсларны кулланырга, электрон түләү системасын, электрон документ тутыру һәм башка күп кенә замана өчен кирәкле әйберләргә өйрәтәчәкләр.

Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Любовь Духанина сүзләрнчә, җәмгыятьтә әлеге һөнәрнең кирәк булуын, аналитик оешмалар уздырган тикшерүләр күрсәткән.

Бу һөнәр юстиция министрлыгында теркәү узганнан соң гамәлгә керәчәк. Хәзерге вакытта теркәү буенча эш алып барыла.

 Sputnik радиосында Урал икътисад университеты профессоры әлеге яңалык уңаеннан болай дигән: "Моны компьютер грамоталылыгы курсларына охшаш булыр, дип беләм. Өлкәннәр замана технологияләрен "шайтан-машина", аңлашылмый торган нәрсә итеп кабул итәләр, шунлыктан куркалар".  Әлеге яңалык  өлкәннәрне төрле мошенниклар кармагына эләгүдән дә саклар дип саный ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading