Рөстәм Миңнехановның туган көнен кайда үткәрүе билгеле булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула.
Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Президентның бүген <…> гадәти эш көне, көн тәртибендә - берничә чара», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше. Ул республика җитәкчесенең эш көне гадәттәгечә иртәнге алтыда башланачак, диде.
«Аннары „Ак Барс“ хоккей клубы белән сезон башланыр алдыннан традицион очрашу (сүз Гагарин Кубогы турында — Т-и.иск.), аннары Яшел Үзән районында глэмпинг проекты буенча презентация», — дип өстәде Галимова.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1990 елда хакимият органнарында эшли башлады, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 1996-1998 елларда — ТР Финанс министры, 1998 елдан 2010 елга кадәр-республика Премьер-министры вазифасында. 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасын җитәкли.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күченү турында хәбәр итмәсәң, штраф түлиячәксең
-
#Кыскача яңалыклар
Арча районында көрәшче егет Нәсим Габидуллинны соңга юлга озаттылар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
Комментарийлар