16+

«Салават күпере»ндә яңа социаль ипотека йортына күчтеләр

Яңа йортта бюджет, предприятие хезмәткәрләре, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, грант алучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәячәк.

«Салават күпере»ндә яңа социаль ипотека йортына күчтеләр

Яңа йортта бюджет, предприятие хезмәткәрләре, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, грант алучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәячәк.

«Салават күпере» микрорайонында социаль ипотека буенча,  Йосыпов урамындагы 8нче номерлы йорт  тапшырылды. 

«Бу йорт "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында төзелде, аны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте». - дип хәбәр итте ТР Дәүләт торак фонды каршындагы Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин

Яңа фатирлар хуҗаларының берсе - торак сатып алуга ярты миллион сум күләмендә грант алган Рушана Рафикова. Ул паллиатив ярдәм табибы. Бер елдан артык элек Ульяновскидан Казанга күченгән һәм РКБ да эшли. 

«Ниһаять, үз фатирым. Республика хастаханәсе ярдәмендә мин яшь белгечләргә грант алу программасында катнаша алдым. Фатирның сыйфатыннан бик канәгать», - дип сөйли Рушана Рафикова. 
Ул фатирны ярты ел көтте. Республикада яшь белгечләргә ярдәм сизелә, һәм бу бик мөһим, дип билгеләде Рафикова. 

Яңа йортта Бөек Ватан сугышы ветераны һәм отставкадагы танк гаскәрләре полковнигы Александр Ивановка фатир бушлай бирелде. Аңа 94 яшь, һәм ул әлеге тантаналы чарага үзенең тормыш иптәше Нина белән бергә килгән. 
«Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Хөкүмәттән шундый бүләк алуыма мин бик шатмын», - дип билгеләп китте Александр Иванов

Сүз уңаеннан. быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула, бу елларда 170 меңнән артык фатир төзелгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading