16+

Сентябрьдә октябрь салкыннары булачак

Киләсе атнада Казанда температура климатик нормадан шактый түбән булачак.

Киләсе атнада Казанда температура климатик нормадан шактый түбән булачак.

Бу хакта бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Хәзер календарь көз башланды, һава торышы кискен үзгәрә, температура фоны да кискен үзгәрештә. Киләсе дүшәмбедән башлап, температура климатик нормадан 4-5 градус түбән булачак. 5 сентябрьдән көндезге температура 14 градус, ә төнге температура 7 градус тирәсе булачак. Бу сентябрьнеке түгел, ә октябрьнең һава торышы», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, мондый һава торышы Россиянең бөтен Европа территориясенә арктик һава китерүне тәэмин итә торган салкын фронтның килүенә бәйле. Ә җәйнең соңгы ае Казанда коры һәм эссе булды.

«Август ае уникаль булды, бер ай эчендә бер тамчы яңгыр да булмады. Уртача айлык температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булып чыкты һәм 23 градус тәшкил итте», – дип искәртте КФУ профессоры.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading