Шәһри Казан

Спортчыларны Алсу белән Итил каршы алачак

Казанга килүчеләр кош биеклегеннән чирәм өстенә төшерелгән ДЧ-2015 символлары Итил һәм Алсу барслары агросурәтен күрә алачак.

Чемпионат символлары халыкара "Казан" аэропорты территориясендәге тигез кырда урнашкан. Объектның сурәтен 300-400 метр биклектән күрергә мөмкин. Символларның сурәтен чирәмгә геодезик GPS/Глонасс җайланмасы ярдәмендә төшергәннәр. Уникаль экспозицияне тудыручыларга, кул астында булган көрәк һәм тырма кебек эш кораллары белән беррәттән, трактор һәм мотоблок кебек җайланмалар да кулланырга туры килгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: