Шәһри Казан

Сөт җитештерү буенча Татарстан - беренче

Татарстанда, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә һәм сатыла. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Икенче урында Краснодар крае тора. Анда тәүлегенә 2,6 мең тонна сөт савып алынган. Сөт эшкәртүдә республикада иң зур...

Татарстанда, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә һәм сатыла. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икенче урында Краснодар крае тора. Анда тәүлегенә 2,6 мең тонна сөт савып алынган.
Сөт эшкәртүдә республикада иң зур өлешне Кукмара районы (186 тонна,18%), Балтач (177 тонна, 9%), Әтнә (160 тонна, 14%), Саба (136 тонна, 8%), Актаныш (133 тонна, 4%) районнары керткән.
Татарстанда сатылган сөт күләме Россиядәге күләмдә 7,6 процентны тәшкил итә, ә сыерлар саны 6,8 процентка туры килә.

Реклама

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: