Шәһри Казан

Тагын 83 татарстанлы Covid-19 йоктырган

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясен республиканың 15 790 кешесендә тапканнар.

Узган тәүлектә Татарстанда 83 яңа инфекция очрагы ачыкланды. Өч кеше республикадан читтә йоктырган, калганнары элемтә аша. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 өйдә дәвалану ала", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручылар арасында иң күбе 60 яшьтән 70 яшькә кадәргеләр арасында, 25 кеше. Икенче урында - 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр - 23 очрак, өченчесе - 50 дән 60 яшькә кадәр - 12.
География:

1. Казан - 42

2. Яр Чаллы - 7

3. Алексеевск - 1

4. Әлмәт - 1

5. Апас - 1

6. Арча - 2

7. Буа - 3

8. Югары Ослан - 3

9. Биектау - 2

Реклама

10. Чүпрәле - 3

11. Алабуга - 2

12. Яшел Үзән - 2

13. Кайбыч районы - 2

14. Лаеш - 1

15. Түбән Кама - 3

16. Нурлат - 2

17. Питрәч - 4

18. Тәтеш районы - 1

19. Тукай - 1
Пандемия башланганнан бирле 15 790 татарстанлы коронавирус йоктырган. Аларның 12 234е терелгән, шул исәптән 96 - узган тәүлектә. Шулай ук республикада коронавируска каршы булган “Спутник V” вакцинасы белән 12 610 кеше прививка ясаткан, дип билгеләп үтелә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: