Шәһри Казан

Тагын бер куркыныч вирус: кешеләр дә кош гриппын йоктыра башлады!

Россиядә беренче тапкыр кешенең кош гриппын йоктыру очрагы теркәлгән.

Россиядә дөньяда кешенең кош гриппын (Н5N8) йоктыруның беренче очрагын раслаганнар, дип яза ТАСС. Яңа типтагы кош гриппы илнең көньягындагы кошчылык фабрикасында эшләгән җиде хезмәткәрдә табылган. Алар үзләрен яхшы хис итә, кош гриппының бер кешедән икенчесенә йоктыру очрагы юк, дигән Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Кешеләрнең кош гриппын эләктерү очрагын Россия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына хәбәр иткән.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: