Шәһри Казан

Татар радиосы” алып баручылары туры эфирга “Күзәтү тәгәрмәченнән” чыкты

Бу атнада “Татар радиосы” тыңлаучыларын яңа текә проекты белән шаккатырды. Алып баручылар туры эфирга “Күзәтү тәгәрмәченнән” чыктылар!

5 август 17:00 сәгатьтә “Татар радиосы”ның алып баручылары – Назлыгөл Сөнгатова һәм Байбулат Фасахов –100.5 fm ешлыгының эпицентрын “Кырлай” күңел ачу паркында да урнашкан “Күзәтү тәгәрмәче”нең кабинкасына күчерделәр.  “Йолдызлы” кунак ролен җырчы Илназ Сафиуллин башкарды. Фоннарында балалар көлгәне дә, экстрималь аттракционнардан килгән дулкынланган тавышлар да ишетелде. Алып баручылар эмоцияләре белән кушылып бу чын җәйге атмосфералы коктейльгә әверелде.

Реклама

“Татар радиосы”ның позитив һәм шаккатыргыч проектлар марафоны җәй башыннан дәвам итә. Исегезгә төшерик, июльдә генә командалары самолет бортыннан, 500м биеклектән, Казан өстеннән эфирга чыктылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: