Шәһри Казан

«Татарча диктант»ка Кытай, Яңа Зеландия, Швеция белән Венгрия дә кушыла

19 октябрьдә бөтен дөнья татарлары, күмәкләшеп, ана телебездә диктант язачак. Быел акциягә 20 чит ил һәм Татарстаннан читтә яшәүче 60лап төбәк татарлары кушылырга җыена.

– Бу – иң яраткан, иң позитив проектларыбызның берсе, чөнки анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Акцияне дүрт ел элек оештырып җибәргән идек. Тел мәсьәләсендә киртәләр дә юк түгел, бар. Әмма диктантның аудиториясе елдан-ел киңәя генә бара. Быел да безгә Кытай, Яңа Зеландия, Швеция, Венгрия кушыла. Төркиядә диктант язу өчен биш нокта барлыкка килде. Италия­дә дә узачак. Анда спикер танылган җырчы Илүсә Хуҗина булачак, – диде Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова.

Аның фикеренчә, әгәр кеше башка телдә хаталы язса, гадәттә, аңа ничектер кимсетебрәк карыйлар. Ә менә татарча дөрес язмаса, бу очракта андыйларга һәрчак ташлама ясала.
– Андый күренеш нормага кермәсен иде. Чөнки тел ул сөйләшү генә түгел, ә дөрес язу да, – дип саный форум рәисе.

Вакыйгада катнашырга теләүчеләр КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан дәүләт энергетика университетында, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетында, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең Казандагы дүрт ноктасында, республика районнары һәм авылларында һәм башка урыннарда белемнәрен сынап карый ала.

Быел диктант тексты буларак, Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» повестеннан өзек алынган. Төбәкләрдә диктант язучылар өчен Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар!»  повесте сайланган.
Казан федераль университеты доценты филолог Гөлназ Мөстәкыймова сүзләренчә, диктант текстын сайлаганда, катнашучыларның теләкләре дә исәпкә алынган. Чөнки узган ел, текст озын иде, диючеләр булган. Шуңа да быел диктант кыскарак булачак.

Реклама

– Быел текстның сүз санын киметергә тырыштык. Максатыбыз – кеше: «Мин текстны яздым», – дип шатланып чыгып китәрлек итү.  Диктантны сайлаганда, гадәти, көндәлек тормышта кулланыла торган сүзләрдән торган, искергән сүзләр һәм гарәп-фарсы алынмалары булмаган текстка игътибар итәргә тырыштык, – дип аңлатты КФУ доценты.
Диктантның тагын бер максаты – татар филологларын популярлаштыру.  Аеруча  да бу мәсьәлә  Россия  төбәкләренә кагыла. Аларга Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм итәргә тырыша.

– Мин моңа кадәр ике ел чит илдә яшәдем һәм 2017-2018 елларда диктант язуны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә оештырган кеше, – ди Ленария Мөслимова. – Быел илләргә тәкъдимнәр, киңәшләр җибәргәндә дә шул тәҗрибәмә таяндым. Бу, чыннан да, проект һәм аның янында һәрвакыт кеше җыела. Монардан файдаланып, «Татарча диктант» акциясен төбәкләрдә көтеп алалар. Проект яшьләрне үзенә туп­лый. Кеше шулар аша башка милли проектларга да кушылып китә.
Гөлназ Мөстәкыймова фикеренчә, диктантның нәтиҗәсе халык арасында грамоталылык артуда чагыла.

– Билгеле инде, диктантны уздыру татар телен популярлаштырырга ярдәм итә. Елдан-ел хаталар да кими. Катнашучыларыбыз хатасыз язса, без сөенәбез. Игътибар иткәнегез бармы: чәкчәк сүзен хәзер сызык аша язмыйлар, дөрес итеп, кушып язалар. Бу чара – аралашу да.  Анда балалар да, әбиләр дә килә, – диде Гөлназ ханым.
Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көн дәвамында проектның рәсми сайтында урнаштырылачак. «5»ле билгеләренә язучыларга сертификат һәм түштамгалар бүләк ителәчәк.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: