16+

Татарстан Югары суды диверсантларга хөкем чыгарган

Югары суд Татарстанда реле шкафына ут төрткән яшүсмерләргә 30 елга якын срок биргән.

Югары суд Татарстанда реле шкафына ут төрткән яшүсмерләргә 30 елга якын срок биргән.

Булат Ибраһимов 17 ел гомерен төрмәдә үткәрәчәк, ике үсмер бишәр ел колониядә утырачак.

Татарстан Югары суды республиканың Тукай районында тимер юл станциясенең реле шкафына һәм кәрәзле элемтә манарасына ут төртү турындагы җинаять эшенең өч фигурантын гаепле дип тапты. Булат Ибраһимов диверсия оештырган һәм балигъ булмаганнарны җинаятькә тартканы өчен 17 ел төрмә җәзасы алган. Ике яшүсмер 5 елга төрмәгә утыртылачак.  Алар үз җәзаларын төзәтү колониясендә үтәячәкләр. Аларны суд залында ук сак астына алганнар.

Диверсияләр 2023 елның март ахырында булды. Ике үсмер КамАЗ заводы районында реле шкафларына, бераздан соң алар Тукай районы Простоквашино авылында  кәрәзле элемтә манарасына ут төрткән.

Соңыннан хокук сакчылары Чаллыда яшәүче Булат Ибраһимовның әлеге диверсияне оештыручы булуын ачыклыйлар. Тикшерү версиясе буенча, 460 доллар акча бәрабәренә реле шкафына ут төртергә тәкъдим иткән куратор аның белән элемтәгә чыккан. Диверсия ясау өчен Ибраһимов өч яшүсмерне яллый, аларның иң кечесенә җинаять кылган вакытта 15 яшь була, аны җинаять җаваплылыгыннан азат итәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading