Шәһри Казан

Татарстан көрәш федерациясе җитәкчесе: "Баш батырга автомобиль бирелергә тиеш түгел!"

Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин көрәштә баш батырга автомобиль бирүгә каршы булуын әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткергән. 

"Мин хәзер шундый фикергә килеп барам: гомумән, машина хәтле машинаны анда, Сабантуйга куймаска кирәк. Ә баш батырга зур, матур тәкә бирергә. Чөнки абсолют батырга көрәшкәндә 2-3 кеше көрәшә. 2-3 кеше көрәшкән өчен генә машина бирү дөрес түгел дип саныйм", - диде ул.

"Безнең ярышларда приз фонды хәзер начар түгел. Көрәшчеләргә акчаны начар бирмиләр. Элек табуреткалар, өстәлләр бирәләр иде баш батырга. Тормыш һәм тормышка мөнәсәбәт бераз үзгәрде һәм көрәшчеләргә дә яхшырды дип әйтик. Алар яхшы бүләкләр ала, суыткычлар, телевизорлар".

Федерация җитәкчесе автомобиль бирү көрәшне боза дип саный. "60 кг дагы көрәшче дә көрәшче, әйтик аның 20 көндәше булды, ул аларны отып чыкты. Аның авырлыгы 60 кг, баш батырның 100 дән югары булып, аны беркем дә күтәрә алмаган өчен генә машина бирү дөрес түгел", - ди ул.

Реклама

Уңай мисал итеп ул Саба районын китерде. Анда һәр үлчәүдәге батырлар бертөрле бүләк ала. Ә ахырдан баш батыр өчен көрәшәләр һәм ул символик бүләк - тәкә ала. 

чыганак - tatar-inform.tatar

фото - А.Сабирова

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: