Шәһри Казан

Татарстан Президенты проблемалы банклар мәсьәләсен "Нота-Банк" мисалында чишәргә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Икътисад министры Артем Здунов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә физик зат булган кертемчеләрнең мәсьәләсен чишү мөмкинлеге булу хакында хәбәр итте. "Кертемчеләрнең инициатив төркеме республикабыз Президентына мөрәҗәгать юллады. Анда сүз "Нота-Банк" мисалындагы чараны куллану турында. Дөрестән дә, моңа охшаган очрак була. Ул вакытта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да, Үзәк Банк...

Татарстан Республикасы Икътисад министры Артем Здунов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә физик зат булган кертемчеләрнең мәсьәләсен чишү мөмкинлеге булу хакында хәбәр итте.

"Кертемчеләрнең инициатив төркеме республикабыз Президентына мөрәҗәгать юллады. Анда сүз "Нота-Банк" мисалындагы чараны куллану турында. Дөрестән дә, моңа охшаган очрак була. Ул вакытта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да, Үзәк Банк та шундый схеманы кабул итә. Ул кертемчеләргә бирәсе түләүне үз өстенә алган яңа баш булган банк табудан гыйбарәт. Ягъни физик затлардан булган кертемчеләрнең бер өлешен үзенә ала. Моның өчен банкка лицензиясе алынган оешмаларның ниндидер активлары бирелә", - дип хәбәр итте Артем Здунов.

Татарстанның Икътисад министры билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Үзәк Банкка мондый эчтәлектәге хат эзерләнгән. "Бу эш схемасы. Ләкин монда банклар юкка чыгарылганнан соң оешкан конкурс авырлыгы мөһим. Бу нигезле мәгънәгә ия. Шунлыктан бүген республикабыз Президенты тарафыннан Үзәк Банк адресына алда искә алынган банкларга карата әлеге схеманы куллану мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгать әзерләнде", - диде ул.

Реклама

Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    348
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    461
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    831
    0
    2