Шәһри Казан

Татарстанда 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф, Менделеевск районының ике мәктәбендә биш сыйныф һәм Әгерҗе районы мәктәбендә бер сыйныф икегә бүленеп укый», - дип сөйләделәр ведомствода.

Реклама

«Татар-информ» узган атнада республикада салкын тию авырулары аркасында 12 сыйныф яки 196 укучының карантинда булганлыгын хәбәр иткән иде.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: