16+

Татарстанда 5 яшьлек малайны урлаганнар

Чаллыда көпә-көндез 4 ир-ат 5 яшьлек сабыйны урлап качкан. Әлеге җинаять подъезд домофоны видеокамерасына эләккән, дип хәбәр итә "Чаллы хәбәрләре". 

Чаллыда көпә-көндез 4 ир-ат 5 яшьлек сабыйны урлап качкан. Әлеге җинаять подъезд домофоны видеокамерасына эләккән, дип хәбәр итә "Чаллы хәбәрләре". 

Баланың әнисе Нигина Мирзаянова бу элекке ире - Маратның эше генә ди. Алар узган елның июнь аенда аерылыша. Кечкенә Әмир әнисе белән яши. Нигина иренә сабый янына килеп йөрергә комачауламый. Январь аенда ир-ат 2 тапкыр баланы алып китә һәм элемтәгә чыкмый. Берсендә - бер көнгә, икенче очракта  ярты елга югала. 

Борчулы ана сабыеның нинди балалар бакчасына йөрүен белеп ала. Бакчага иртәрәк килеп, Әмирне өенә алып кайтып китә. Тик бәхетле очрашу озак дәвам итми. 4 көннән соң  әти кеше тагын килеп җитә. Бу юлы инде ир-атлар белән. Алар ана белән баланы подъезд төбендә сагалап торалар.  

“Без урамнан өйгә кайтып килә идек. 4 ир-ат басып тора. Алар арасында элекке ирем Марат та бар. Ул баланы тартып алыр өчен, кулымны нык итеп борды. Бала елый башлады. Сабыйны күтәреп машинага утыртып качты", - ди Нигина.  

Полиция хезмәткәрләре Марат белән элемтәгә чыга. Аны эзләүгә бирелгәнлеге һәм җинаять эше кузгатылачагы турында кисәтәләр. Әмма Марат бала белән кая качканлыгын әйтмәячәген белдерә. 

"Марат аерылышкан өчен миннән бала ярдәмендә үч ала. Яшәү урынын гел алыштырып тора. Баланың психикасын боза. Аның турында бөтенләй уйламый. Шуны да әйтәсем килә: Мин аның беренче хатыны түгел. Аның миннән алдагы гаиләсеннән дә балалары бар", - дип яза ул социаль челтәрендә. 

Үзен кая куярга белмәгән ана кеше ярдәм сорый. Ул полициягә, прокуратурага һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Әлегә нәтиҗәсез.

Без Нигина белән элемтәгә кердек. Әлегә ул эштә булуын белдерде. Бушагач, килеп чыккан проблема турында сөйләргә вәгъдә итте.

Эчке эшләр идарәсендә әлеге проблема контроль астында булуын, тикшерү эшләре баруы турында әйттеләр. Бала урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды.

.Чаллыда 5 яшьлек малайны урладылар

Фото Нигина Мирзаяновадан алынды
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading