16+

Татарстанда коронавирус аркасында катгый чаралар күрергә җыенмыйлар

Авыручылар саны буенча  без әле иң югары чиккә җитмәгән. 

Авыручылар саны буенча  без әле иң югары чиккә җитмәгән. 

Татарстанда коронавирус аркасында катгый чаралар кертергә җыенмыйлар. Авыру хәзер җиңелрәк, гадәттә, симптомнарсыз үтә. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Ләкин штаммнар үтә дә йогышлы. Вазгыять тотрыклы. Җитди чикләү чараларын кертү кирәк түгел, чөнки вакцинация бара, кайбер оешмаларда маска режимы кайтарылды», - диде санитар табиб. 
6 ай элек COVID-19ка каршы прививка ясаган кешеләр саны көн саен арта. Хәзер республикада кабат вакцина кадатырга тиешле кешеләр саны 1,92 млн кеше тәшкил итә.

«16 сентябрьгә булган мәгьлүматларга караганда, вакцинацияне бары тик 475 мең кеше генә узган. Тагын 1,45 миллионы вакцина кадатырга тиеш», — ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Хәзерге вакытта Казанда тәүлек буе вакцинация пункты эшли. Ул Казанда Маршал Чуйков урамындагы 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә урнашкан.

«Безнең вакцинация пункты Россиядә тәүлек буе эшли торган бердәнбер оешма. Зинһар, килегез, прививка ясатыгыз. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз», — ди Владимир Жаворонков. 

Тагын укырга: Сәбәпсез йогышлы авырулар хастаханәсенә килмәгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading