16+

Аллаһ тәннәренә рәсем ясатучыларны ләгънәт кыла

Күңел тынычлыгы — ике сүздән торган төшенчә. Ул бәхет белән янәшә атлый.

Аллаһ тәннәренә рәсем ясатучыларны ләгънәт кыла

Күңел тынычлыгы — ике сүздән торган төшенчә. Ул бәхет белән янәшә атлый.

Сәламәтлек кебек үк, тән дә безгә бирелгән әманәт.

Соңгы вакытта тәнен рәсем, яшьләрчә әйтсәк, татуировка белән чуарлаучылар артканнан-арта бара. Кемгә генә карама, куллары, муеннары, аяклары шул татуировкага баткан. Әгәр игътибар итсәң, хатын-кызлар ир-атны уздыра башлады шикелле.

Югыйсә, татуировка ясату сәбәпле төрле авырулар йоктыру куркынычы барлыгын белгечләр әледән-әле искәртеп тора. Татуировка өчен кулланыла торган буяу зарарсыз түгел. Составында кадмий, кобальт, никель, кургаш шикелле авыр металлар һәм хәтта мышьякка кадәр бар. Инфекция, вирус йоктыру куркынычы да зур.

Татуировка ясаучы оста инәне сезнең күз алдында ачса да, куркыныч барыбер кала. Стериль булмаган җайланмалар белән эшләү нәтиҗәсендә яки тиренең тырналган, зарарланган урыны аша канга бактерияләр, гөмбәчекләр һәм куркыныч вируслар үтеп керергә мөмкин. Тиренең барьеры бозылу — вирус һәм инфекцияләр өчен ачык капка, дип кисәтә белгечләр.

Татуировка ясату бер яктан сәламәтлегебезгә зыян китерсә, икенче ягы да бар әле аның. Әлеге гамәл динебездә авыр гөнаһлар төркеменә керә. Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) бер хәдисендә: «Аллаһ тәннәренә рәсем ясатучыларны да һәм ясаучыларны да ләгънәт кылды», — ди (Мөслим риваяте, 2125).

ислам. фото ти

Уйландыра һәм куркыта торган хәдис! Аллаһның ләгънәте төшү — иң зур бәхетсезлек.

Мондый кеше Аллаһның рәхмәтеннән, хәерлелегеннән ерагая. Аллаһның газабына да дучар булырга мөмкин. Әмма без чит-ят модага ияреп, башкалардан аерылып торасыбыз килеп, нинди куркыныч гөнаһ кылганыбызны белеп тә, аңлап та бетермибез. Шушы начар гамәлдән үзебез тыелу белән беррәттән, балаларыбызны, оныкларыбызны да кисәтсәк иде.

Әлбәттә, бу гамәлне кемдер кайчандыр белмичә кылган булырга мөмкин. Андый кешеләргә тәүбә ишеге ачык. Гөнаһ кылганын аңлап, Раббысыннан гафу сорап ялварса, Ул гафу итәм, ди Коръәндә.

Аннан соң, мөмкинлегең булса, ясаткан рәсемнәрне бетерергә тырышып карарга кирәк. Хәзер татуировкаларны бетерә торган төрле процедуралар бар. Чөнки бит тәүбә кылгач, ул гөнаһның әсәрен, эзен дә бетерергә кирәк, шуңа да тәнне рәсемнән чистартуга җиңел карамыйк.

Раббыбыз Адәм балаларын күркәм рәвештә бар иткән, шуңа күрә төс-кыяфәтебезне үзгәртмичә сакласак иде: «Дөреслектә, Без кешене иң күркәм кыяфәтле (камил төзелешле) итеп яралттык» («Тин» сүрәсе, 4нче аять). Тәнебез, сәламәтлегебез безгә бирелгән әманәт, аның өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап та бирәсебез була әле, шул хакта да онытмыйк, кардәшләрем!

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading