16+

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана

Татарстанлыларны ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын тәртипкә китерергә чакыралар.

Татарстанлыларны ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын тәртипкә китерергә чакыралар.

1 апрельдә, Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сүзләренчә, икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Закон бозуларны ачыклау максатында авиаочышлар ярдәмендә карауны оештыру, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырыла.

Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Александр Шадриков ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерүне тәэмин итәргә чакырды. 
Административ хокук бозган гражданнарга ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр. Юридик затларга ике йөз мең сумнан дүрт йөз мең сумга кадәр штраф салыначак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading