Шәһри Казан

Татарстанда укытучы балаларның авызларын скотч белән ябыштырган?!

Әлмәт прокуратурасы укытучының дәрес вакытында балаларның авызларын ябыштыруы турындагы хәбәр таралганна соң, тикшерү эшләрен башлады.

Социаль челтәрләрдә бер әни кешенең, укытучы беренче сыйныф укучыларының сөйләшкән өчен авызларын скотч белән ябыштыра, дигән зары чыкканнан соң тикшерү башланды.

Реклама

Әлеге хәбәр астына бер малайның әтисе бу хакта полициягә гариза белән мөрәҗәгать итүе,  тик укытучыны һаман да эшеннән азат итмәүләре турында язган.  

Хәзер тикшерү эшләре бара. Аның нәтиҗәләре билгеле булганнан соң тиешле чара күреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: