16+

Татарстанда Яңа ел каникуллары ничә көн дәвам итәчәк?

Бу кышта Татарстанда Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк.

Бу кышта Татарстанда Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк.

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

РФ хөкүмәте карары нигезендә 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде: 2, 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, бу бәйрәм ялларын 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерделәр. Татарстанда беренче эш көне 2022 елның 10 гыйнварында булачак. Нәтиҗәдә республика халкы 10 көн буе ял итәчәк.

Яңа ел каникулларыннан тыш, татарстанлыларны 6-8 мартта, 30 апрельдән 3 майга кадәр, 7-10 майда, 11-13 июньдә һәм 4-6 ноябрьдә озын яллар көтә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading