Тагын ике кеше җәрәхәт алган.
Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткән.
Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган. Шаһитлар әйтүенчә, авариядә өч кеше һәлак булган - руль артында булган яшь егет һәм 19 яшьлек кызлар. Имгәнгән ике кешене якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар