16+

Татарстанга дроннар һөҗүмен оештыручылар билгеле

Украина разведка идарәсе Татарстанга дроннар һөҗүменә җаваплылыкны үз өстенә алган, дип яза «Московский комсомолец». Бу хакта Украина мәгълүмат чаралары махсус хезмәтләрдәге чыганакларына таянып язган булган.

Украина разведка идарәсе Татарстанга дроннар һөҗүменә җаваплылыкны үз өстенә алган, дип яза «Московский комсомолец». Бу хакта Украина мәгълүмат чаралары махсус хезмәтләрдәге чыганакларына таянып язган булган.

Мэш язуынча, дроннарны Чернигов шәһәреннән җибәргән булырга тиешләр. Алар, күренмәс өчен, Идел үзәненнән очып килгән диелә.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу операцияне Украина разведкасы оештырган, максат дроннар ясый торган заводка һөҗүм диелгән.

Бүген иртән дроннар «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы «Алабуга Политех» көллиятенең тулай торагына һөҗүм итте. 7 кеше яраланган, 3 кешене шунда ук кайтарып та җибәргәннәр. Соңрак яраланучылар саны 12гә җитте дип хәбәр ителде. Алар барысы да – студентлар.

Яраланучыларның берсе – Африканың Руанда дигән иленнән килгән 16 (кайбер чыганакларда – 21) яшьлек кыз. Ул госпитализацияләнгән. Шулай ук Көньяк Судан, Зимбабве һәм Нигерия студентлары да бар.

Яраланучылар арасында 17 яшьлек ике студент бар. Барысының да хәле канәгатьләнерлек, тормышларына куркыныч янамый.
Бу – Россиянең иң ерактагы төбәгенә һөҗүм, Украина чигеннән дип санаганда, дроннар иң аз дигәндә 1200 километр тирәсе очып килгән. Аларда 20 кг шартлаткыч булган. Ике очкыч Түбән Камадагы «Танеко» нефть эшкәртү заводына һөҗүм итү омтылышы ясаган, аларга каршы радиоэлектрон көрәш чаралары белән каршы торганнар, нәтиҗәдә, алар идарәне югалтып төшкән диелә. Килеп чыккан янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр.

Чыганак: "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

3

0

4

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading