Шәһри Казан

Түбән Камада көрәшчеләр “язгы Сабан туе” үткәрә

Бүген көрәшчеләр Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турнирында катнаша.

Татарстанның - унике, Россиянең сигез тапкыр чемпионы, Атказанган спорт остасы, классик көрәш буенча СССРның спорт остасы, Түбән Кама Сабан туеның ун тапкыр баш батыры Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышы - ир-егетләр арасындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе. Инде XXIII тапкыр оештырылган әлеге бәйгедә республика көрәшчеләреннән тыш күрше-тирә төбәкләренең дә батырлары катнаша.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: