Реклама
Казан буйлап 5 мобиль театр брендланган автомобильләрдә тамашалар куеп, кешеләрне мандариннар белән сыйлап йөриячәк.
29, 30, 31 декабрьдә һәм 1, 3, 5, 7 гыйнварда театр һәм цирк артистлары 7 кичтә 140 спектакль күрсәтмәкче. Әлеге мобиль театрлар кешеләр күпләп җыелган урыннарда - паркларда, Казансу яры буенда кинәт тукталып, кичке 5тән 9га кадәр 4әр тамаша күрсәтергә планлаштырган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз