16+

Торак сатып алганда бюджеттан нинди түләүләр каралган?

Дәүләт Думасында торак сатып алганда бюджеттан нинди түләүләр каралганлыгын сөйләделәр

Дәүләт Думасында торак сатып алганда бюджеттан нинди түләүләр каралганлыгын сөйләделәр

Барлык гражданнар да дәүләттән билгеле бер шартларда ипотеканы тизрәк түләп бетерергә ярдәм иткән кайбер түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин булуын белми. 

Торак сатып алганда салым чигерүе (вычет) рәсмиләштерү. Аны 260 мең сумга кадәр кайтарырга мөмкин, ә фатир ике милекчегә рәсмиләштерелгән икән – икесе дә 260ар мең сум. 

Вычетны ипотека буенча алынган процентлардан да кайтарырга мөмкин һәм ел саен. Ул 3 млн сум лимит белән түләнгән процент күләмендә бирелә, ә кире кайтару суммасы 390 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. 

Ипотеканы рәсмиләштергәндә шулай ук тормышны иминиятләштерү полисы рәсмиләштерелә. Әгәр полис ким дигәндә биш елга рәсмиләштерелә икән, салым чигерүен кайтарырга була: түләнгән салымны 15 600 сумга кадәр кайтара аласыз. 

Шулай ук ипотеканы анак апиталы ярдәмендә капларга мөмкин. 
Күп балалы гаиләләр өчен 450 мең сум күләмендә тагын бер түләү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading