Шәһри Казан

Тарихка кереп каласың киләме?

Татарстанның Милли музее казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын традицион уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" акциясендә катнашырга чакыра. Чара 1-5 апрель көннәрендә музейның юбилее уңаеннан, үткәрелә. Музей үз тупланмаларын баету, тулыландыруда катнашырга теләүчеләрдән түбәндәге әйберләрне кабул итә: - Сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, хатлары һәм документлары; Бөек Ватан сугышы елларында...

Татарстанның Милли музее казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын традицион уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" акциясендә катнашырга чакыра. Чара 1-5 апрель көннәрендә музейның юбилее уңаеннан, үткәрелә. Музей үз тупланмаларын баету, тулыландыруда катнашырга теләүчеләрдән түбәндәге әйберләрне кабул итә:

Реклама

- Сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, хатлары һәм документлары; Бөек Ватан сугышы елларында Казанда уздырылган чараларның һәм спектакльләрнең афишалары; төрле елларда Җиңү көнен бәйрәм итү фоторәсемнәре;

-​ Татарстан шагыйрьләре һәм язучыларының шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары, төрле чорларның һәм хәзерге китап нәшриятларының китаплары;

-​ XIX гасыр ахыры - XX гасырдагы бакчалар, парк, скверлар сурәтләнгән открыткалар;

- XX гасырның данлыклы спортчыларының тормышын чагылдырган әйберләр: шул чорлардагы спорт формалары һәм җиһазлары, кубоклар, афишалар, ярышларның, спортчыларның фоторәсемнәре;

- Идел буе халыкларының милли киемнәрен, көнкүрештә кулланылган әйберләрен, XIX - XX гасырның беренче яртысына караган антиквар җиһазларын, яктырту приборларын, шәһәрлеләр киемнәрен, көнкүреш кирәк-яракларын, декоратив сәнгать осталарының иҗат җимешләре;

Бүләк китерүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләп үтәчәкләр. Бу акция катнашучыларга мәдәни мирас һәм йолаларны саклап калуга үз өлешләрен кертү, тарихка кереп калу, Милли музейның Мактау китабына үз исемнәрен яздыру мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәләр ясау һәм котлаулар Татарстан Республикасының Милли музеенда 5 апрель сәгать 14.00 дә булачак. Тулырак мәгълүматны (843) 292-32-18, 292-67-09, 292-85-76, 292-58-32 телефоннары аша алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: