16+

Коточкыч! Трамвай катнашында тагын бер һәлакәт

Казанда бер хатын-кыз трамвай астында калган, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Казанда бер хатын-кыз трамвай астында калган, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Һәлакәт бүген 7.47 сәгатьтә Казанда Энергетиклар урамында килеп чыга. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күргән хатын-кыз тиешсез урыннан трамвай юлларын узарга булган.

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең кулын ампутацияләгәннәр. Хатын-кызга 60-65 яшь. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Урында автоинспекторлар эшли. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана ", - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИда.
"Метроэлеткротранс" МУП мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте аркасында Декабристлар урамындагы 1 нче һәм 6нчы трамвайлар хәрәкәте туктатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading