Шәһри Казан

Түрәләрнең уртача хезмәт хакы – 96500 сум

Агыдагы елның беренче ярты елында Россия чиновникларының уртача хезмәт хакы 96500 сумны тәшкил иткән. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.

Тышкы эшләр министрлыгында хезмәт хаклары аеруча тиз үскән. Бер ел эчендә ул 84,5 процентка - 139 мең сумга кадәр арткан.

Иң югары уртача айлык хезмәт хакы исә Россия президенты администрациясе хезмәткәрләренеке - 226 мең сум, шулай ук хөкүмәт аппаратында - 195 мең сум.

Реклама

Дәүләт Думасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы, 26,5 процентка артып, 113 мең сумны тәшкил иткән, Федерация Советында ул 139 мең сум (арту 19,9 процент).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: