Шәһри Казан

Тукайга багышланган чаралар татарлар яшәгән чит төбәк һәм илләрдә дә уздырыла

Татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан зур чаралар республикада гына түгел, татарлар яшәгән чит төбәк һәм илләрдә дә уздырыла. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров "ШК"га сөйләгәнчә, бәйрәм чараларының программасы бай. Алар 22 апрельдән старт алып, 27сенә кадәр дәвам итәчәк.

- Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә, "Изге юл" татар оешмасы белән берлектә, зур бәйрәм оештырыла. Анда Татарстанның Арча районы белән дуслык музыкаль кичәсен оештыру, Тосно район китапханәсендә "Тукай Петербургта" һәм "Тукай укулары" дигән татар әдәбияты күргәзмәсен ачу, Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар рәссамнары күргәзмәсен тәкъдим итү каралган. Петербургның Тукай скверында узачак "Тукай укулары"нда Петербург администрациясе, татар милли-мәдәни оешмалар вәкилләре, иҗат эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.

Чара үз эченә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуны, аның шигырьләрен уку, иҗат әһелләренең чыгышларын ала. Тукай балалар өчен дә матур шигырьләр язган. Шуны истә тотып, без балалар арасында рәсем бәйгесе игълан иттек. Әлеге конкурска хәтта олылар да катнашырга теләк белдерде. Әлеге бәйгегә 100 эш кабул ителде. Конкурска йомгак 25 апрельдә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә ясалачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз. "Луч-Нур" милли-мәдәни йортында "Шагыйрь мирасы" дигән рәсем күргәзмәсе оештырыла. Ул 22 майга кадәр эшләячәк. Безне алда зур эшләр көтә. Тукай олылауга лаек шәхес. Без бит Тукайлы халык, - диде безгә Дамир Сабиров.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: