Шәһри Казан

Уенчык пистолет белән куркытып, мәктәп укучысының акчасын талаганнар

Кичә Чаллыда 17 сәгать тирәсендә ике егет уенчык пистолет белән куркытып, 6 сыйныф укучысының 100 сум акчасын талап алганнар һәм тагын 150 сум бирүен таләп иткәннәр.

Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Реклама

Карак егетләрнең эзенә тиз төшкәннәр, аларның берсе 19 яшьлек беркайда да укымаучы һәм эшләмәүче, икенчесе 15 яшьлек кадет мәктәбе курсанты. Акчаны алар тотырга өлгергән булган, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: