Утыңны сүндереп Җирне коткаруда катнаш
Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара "Җир сәгате" ("Час Земли") дип атала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара "Җир сәгате" ("Час Земли") дип атала.
Бу көнне экологик шартларга битараф булмаганнар 20.30 - 21.30 вакыт аралыгында электр энергиясен кулланмаска тиеш.
Соңгы берничә ел эчендә кешенең әйләнә-тирәгә кылган зыяны санап бетергесез. Табигать саташып кыш урынына яз, яз урынына кыш килүләр дә моның бер билгесе, күрәмсең. Бөтендөнья кыргый табигать фонды безгә елына бер көн, бер генә сәгатькә булса да Җир анабызга игътибар итергә чакыра. Алар фикеренчә, әгәр һәр кеше бу көнне бер сәгатькә бөтен электр корылмаларын сүндереп торса, бу бер яктан энергияне экономияләргә, икенче яктан глобаль җылытуга каршы көрәш булачак.
Казан да инде бенричә ел рәттән бөтендөнья акциясендә катнаша. Узган ел, Казанның Башкарма комитеты бинасы, Казан ратушасы, "Казан" гаилә үзәге, Казан Кирмәнендә урнашкан административ биналар, "Казан Арена" стадионы, "Корстан", «Казан Грант отель» биналары тышкы утларын бер сәгатькә тулысынча сүндереп торган.
Әлеге чарага син дә кушыл! Бу көнне компьютер, телевизор экраннарыннан аерылып шәм яктысында якыннар белән аралашырга, яки урамда саф һава суларга була бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Казан
Казанда алданган өлешчеләр әле күпме көтәчәк?..
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанга Мәскәүдән тропик яңгырлар киләчәк
-
#Кыскача яңалыклар
2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТның күпме булачагы билгеле
-
#Төрлесе
Машинага салым: өстәмә техосмотр үтү таләбе куюның нәтиҗәсе булырмы икән?
-
#Язмалар
Равил Галиев Резидә Шәрәфиева үлеме турында: “Аның яшәве үрнәк булды, хәтта үлеме дә безгә үрнәк...”
Комментарийлар