Шәһри Казан

Владимир Путин еллык юлламасында нинди темаларга кагылачак?

Федерация Советының социаль мәсьәләләр комитеты җитәкчесе урынбасары Валерий Рязанский Россия Президенты быел еллык юлламада нинди темаларга кагылачагы хакында фаразлары белән бүлешкән.

Валерий Рязанский фикеренчә, Владимир Путин вакцинация, эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү, гражданнарның яшәү сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен кузгатырга мөмкин. Шулай ук эшсезлекне киметү, хезмәт хаклары мәсьәләләренә дә кагылыр дигән фикердә Федерация Советы вәкиле.

Реклама

Моннан тыш, демография темасы, сәламәтлек саклау өлкәсендә модернизация һәм сәламәт яшәү рәвеше темалары да читтә калмас. Токиода узачак Олимпиада уеннарын исәпкә алып, профессиональ спорт темасы да кузгатылыр, дип саный Валерий Рязанский.

Билгеле булганча, Владимир Путин еллык юлламасын 21 апрель көнне җиткерәчәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: