Шәһри Казан

WorldSkills Kazan - 2019 дөнья чемпионаты талисманы эшчән егет Skillsi булачак

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманы билгеле булды - ул эшчән егет Skillsi булачак. Проект авторы Самарадан Максим Овчинников, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.


Дөнья чемпионаты талисманын ачыклау бәйгесе 16 ноябрьдә старт алган иде, жюри хөкеменә барлыгы 10 проект керде, алар барысы да бөтенроссия онлайн-сайлауда иң күп очко җыючылар. Хөкемдарлар составында - ТАСС мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Татьяна Виноградова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар.

Skillsi белән көндәшлектә дөнья чемпионаты талисманы булу өчен көрәштә «Энцо барсы», «Казан мәчесе», «Вовка-оста», «Зилант», «Оста һәм Батыр», «Сәгыйть кырмыска», «Данила-оста», «Кырмыска ANTошка» һәм «Сава» булды. Максим Овчинников талисманының исеме үзгәрергә дә мөмкин. Skillsi авторына 100 мең сум акча тапшырыла. Автор фикеренчә, Skillsi - заманның эшлекле егете. Талисман легендасында «үзенең осталыгы һәм белеме белән ул фән, техника һәм сәнгать өлкәсендә бар нәрсәгә өлгерә, арсеналында технологик букча булуы аны теләсә-нинди кыенлыклардан коткара».

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында Татарстан волонтерлары Euroskills Gothenburg 2016 Европа чемпионатында стажировка үтте. Чемпионатны оештыручылар Татарстаннан барган яшьләрнең тырышлыгын югары бәяләде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Казанда волонтерлар стажировка нәтиҗәләре буенча видеоролик, шулай ук Гетеборгта эшләү дәверенең аналитик хисабын тәкъдим итте. Швециягә чыгу Казан чемпионаты алдыннан алар өчен беренче чит ил тәҗрибәсе булды. Киләсе елда волонтерлар төрле чараларда катнашачак һәм бу алар өчен WorldSkills Kazan 2019га чираттагы әзерлек булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: