16+

Халык арасында популяр продуктка бәя арта

Беренче чиратта бу арзанлы сегментка – робуста сортына кагылачак.

Беренче чиратта бу арзанлы сегментка – робуста сортына кагылачак.

Россиядә кофе бәяләре үсеше 15 дән 25 процентка кадәр тәшкил итәргә мөмкин, дип фаразлый экспертлар. Беренче чиратта бу арзанлы сегментка – робуста сортына кагылачак, ул соңгы 45 елда рекордлы дәрәҗәгә кадәр кыйммәтләнгән.

Сәбәбе – Вьетнамда уңыш булмау һәм шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән дефицит аркасында. Бөтен хикмәт шунда, Вьетнамга робуста бөртеклеләренең өчтән бере туры килә.

Робустадан арзанлы эри торган кофе ясыйлар. Бу сегментта кыйммәтләнү сизелерлек булачак. Бәя кыйммәтләнү арабика сортына да кагылачак. Эксперт сүзләренчә, әгәр хәзер бер чынаяк кофе бәясе уртача 200 сум торса, алга таба 220-230 сумнан да ким булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading