Шәһри Казан

Янгыннан 92 баш эре мөгезле терлек коткарылган

Алабуга районы Соколка авылында сыер абзары янган.

- Алабуга районында кичке алтыда янгын сүндерүчеләр Соколка авылындагы эре мөгезле терлекләр фермасында янгын чыгуы турында хәбәр ала, - диде безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Андрей Родыгин.

Реклама

Янгын мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Ут янкормада (терлекләргә азык әзерләү өчен бина) чыккан дип фаразлана. 
Янгыннан 92 мал коткарылган.
Ут чыгу нәтиҗәсендә ишек, өлешчә диварлар һәм түбә янган. Янгын 20 минут эчендә сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе билгеләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: