16+

Яшел Үзән районында югалган кызны эзлиләр

Эзләү волонтерлар тарафыннан алып барыла.

Эзләү волонтерлар тарафыннан алып барыла.

Татарстанның Яшел Үзән районында 11 гыйнварда югалган 21 яшьлек кызны эзлиләр. Соңгы тапкыр аны Түбән Карамалы бистәсендә күргәннәр.

Кызның буе 170 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, күзләре коңгырт төстә. Ул капюшонлы кара куртка, зәңгәр джинсы, кара төстәге аяк киеме, кара төстәге шапка кигән. Аның үзе белән кара рюкзагы да булган.

Волонтерлар югалган кызны күргәннәр кешеләрне 8 (800) 700-54-52 кайнар линиясенә шалтыратуларын сорыйлар. Шалтырату бушлай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading