Профессор А.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы 100 көн эчендә сафка бастырылды.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бинаның техник документлар таләпләренә туры килүе турында белешмәне подрядчыга тапшырды.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча, төзелеш эшләре 28 апрельдә башланды. Бүген - 100 көн дигәндә, төзелеш тәмамланды. Заказ бирүче, подрядчы, объектның проектын башкаручы – барыбыз да “чылбыр” буенча эшләдек”, - дип белдерде бүген “Ак Таш” оешмасы җитәкчесе Газинур Әхмәтов.
Хәзерге вакытта хастаханәдә медицина һәм башка җиһазларны урнаштыру эшләре башкарыла. Документлар тапшырылган, якын арада хастаханәнең ачылуы көтелә.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 4 катлы яңа корпусы 232 урынга каралган, бинаның гомуми мәйданы - 15 мең квадрат метр. 2020 елның июль аенда төзелеш урынында РФ Премьер министры Михаил Мишустин булды һәм төзелеш оешмасының эшен башка төбәкләргә үрнәк итеп куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар