Шәһри Казан

Җырчы Ёлканың яңа клибында Чаллы күренешләре бар

Җырчы Елка (чын исеме — Елизавета Иванцив) «Не брошу на полпути» җырына клип төшергән. Композиция «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары турындагы «Мастер» сериалына саундтрек булган. Видеоклип YouTube видеохостингында чыккан.

Өч минутлык видеороликка сериалдан кадрлар, чүл һәм Чаллы күренешләре кергән. Моннан тыш, клипта шәһәр сәүдә үзәкләренең берсе һәм Чаллы мэриясе бинасы янындагы күпер янында урам узышлары кадрлары бар.

«КАМАЗ-мастер» командасы турындагы сериалны Россия стриминг киңлекләренең берсендә карарга мөмкин. Шулай ук якын арада күп серияле фильмны НТВ федераль каналында күрсәтергә планлаштыралар.

Реклама

Элегрәк компания генераль директоры Сергей Когогин инициативасы буенча «Мастер» сериалын төшерүчеләр КАМАЗ хезмәт коллективына нәфис фильмның беренче сериясен тәкъдим итте. Премьера проект продюсеры Федор Бондарчук, режиссер Степан Коршунов, актерлар Аристарх Венес, Линда Лапиныш, Максим Запорожский һәм башкалар катнашында узды. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: