Шәһри Казан

Юлда барган машинага ут капкан

Кукмара районында трассада машина янган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, машинага ут кабу турындагы хәбәр 9 август көнне 21:40 сәгатьтә килеп ирешкән. 

«Mitsubishi» машинасы юлда барганда яна башлаган. Машина йөртүче капоттан төтен чыгуын күреп, шундук юл кырыена туктаган. Капотны ачуга, моторны ялкын чолгап алган. 

Реклама

Ир-ат коткаручыларны чакырта һәм янгынны ут сүндергеч, ком белән мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырыша. 

Янгын бүлегендә хәбәр итүләренчә, янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, ә менә машина тулысынча янып беткән.

Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: