Шәһри Казан

Юлда йөрү өчен айлык түләү, бала пособиесе, садик өчен компенсация кайтару буенча докуметлар тапшырасы булмый

Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару. Тиздән бу өч хезмәттән файдаланучыларга алты ай саен социаль яклау үзәкләренә документлар тапшырып йөрергә кирәк булмаячак.

Документлар автоматик рәвештә үзләре яңартылачак, бу – кеше өчен шактый уңайлыклар тудыра. Әлеге системаны ел азагына кадәр җайга салырга җыеналар. Социаль яклау өлкәсендәге башка яңалыклар хакында Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Бүген социаль яклау өлкәсендә халыкка 85 төрдән артык хезмәт күрсәтелә. Аларның 11е эш белән тәэмин итү тармагына карый. Хезмәтләрнең сигезен бүген тулаем электрон форматка күчергәннәр. Кеше өйдән чыкмый гына интернет ярдәмендә гариза, документлар тапшыра ала. Халык арасында аеруча киң таралган: пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык түләү, күп балалы аналарга тиешле субсидияләр алу, балалар бакчасына түләгән өчен компенсацияне кайтару, инвалидларга торак- коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама рәсмиләштерү кебек хезмәтләр турында сүз бара. Сигез генә булса да, алардан файдаланучылар саны барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең 71 процентын тәшкил итә. Быелның ун аенда социаль яклау өлкәсенә 1981025 гариза кабул ителсә, аларның 1407527се электрон рәвештә бирелгән. Интернет аша өлешчә документлар тапшырырга мөмкин булган хезмәтләр дә бар. Алар – бишәү. Дөрес, монда барыбер кешенең үзәккә үзе килүе мәҗбүри.

Уңайлы шартлар тудыру максатында, быел, халык соравы буенча, пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару кебек хезмәтләргә «автопродление», ягъни автоматик рәвештә документларны яңарту системасын кертергә уйлыйлар. Бу очракта социаль хезмәткәрләр барлык кирәкле документларны үзләре базадан карап нәтиҗә чыгарачак, кешегә алты ай саен документ җыярга туры килмәячәк.

Реклама

Эльмира Зарипова әйтүенчә, хезмәтләрне интернет вариантка күчергәндә, халык тәкъдименә таяналар, күпчелекнең фикерен исәпкә алып эшләргә тырышалар. Әлбәттә, кеше интернетта утырмаса, бу хезмәтләрне электрон формага күчерүдән мәгънә юк. Шуңа да соңгы елларда өлкән буынны компьютер техникасына өйрәтүгә зур игътибар бирелә. 2007 елдан бирле республикада «Өченче буын университеты» проекты уңышлы эшләп килә. Ун ел дәвамында барлыгы 83 мең пенсионер укулар узган. Быел компьютер грамоталылыгы буенча уздырылган Россия күләмендәге бәйгедә Татарстанның Иске Чүпрәле районыннан Роза Насыйбуллина өченче урын алган.

«ЕСИА – бер пароль – 1000 мөмкинлек», – ди Эльмира Зарипова. Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасын халык телендә гади генә ЕСИА дип йөртәләр. Моның өчен gosuslugi.ru сайтында теркәлеп, паспорт, СНИЛС номерларыңны язарга кирәк. Аннары бер пароль белән, дәүләт порталы аша, интернеттагы теләсә кайсы хезмәттән файдаланырга була.

Социаль яклау өлкәсендәге электрон хезмәтләр буенча сорауларыгыз булса, mtsz@tatar.ru адресына тәкъдимнәрегезне юллый аласыз.

Фото: google.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
  • noname
    18 января 2018 в 13:14
    Сот бэясен киметучелэрне 1-2атна авылда,сыер саудырыр идем.
  • noname
    17 января 2018 в 20:43
    Безнең Фирзәр абый! Фирзәр абый безнеке дип горурланып әйтәм. Һәр әйткән сүзе дөп-дөрес, чөнки без авылдашлар.
  • noname
    17 января 2018 в 18:16
    Прокомментировал запись: Тол хатыннан ачык ХАТ
    Бик дорес язылган,чын йорэктэн Афэрин Золэйха ханым!!!Сезнен горурлыгыгызга,бик дорес сузлэр бн язып чыгуыгызга мен рэхмэт. Бу язма парлыларга да толларга да кагыла ,анлаган кешегэ. Ялгыз килеш тэ барлык кешене конлэштереп яши белергэ дэ кирэк эле аны!Сез бик зур МОЛОДЕЦ. Барлык толларга да исэнлек саулык телим,горур булыйк,2018 ел уз парын тапкан кешегэ Бэхетле ел санала,хэркемгэ дэ парлы булып бэхетле булып яшэргэ насыйп булсын!Бер беребезгэ хормэт бн карыйк,донья тугэрэк буген Золэйхада,иртэгэ сездэ...
  • noname
    17 января 2018 в 17:48
    Бу бик дорес фикер гомер буе уткэрсэгез дэ ялгышмассыз Элфия апа халкыбызнын гомер буе тынлап туймас сандугачы таланты
  • noname
    17 января 2018 в 17:37
    Алдагы гомерегездэдэ бэхет шатлык сэлэмэтлек юлдаш булсын!!!!!
Интервью