Бу ялда, 25 декабрь көнне, яңартылганнан соң, Горки-Әмәт урман паркы ачыла. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үзенең Instagram битендә шулай дип хәбәр итә. Парк территориясе шәһәрнең иң зур яшел зонасы санала. 87,4 гектар мәйданны биләп торган паркта күп нәрсә яңартылган, дип яза prokazan.ru сайты. Анда чаңгычылар өчен генә түгел, велосипедчылар,...
Бирегә килгән халык фонтанны күреп тә сөенәчәк. Горький паркындагы фонтаннардан аермалы буларак, алар төрле диаметрдагы шарлар белән бизәлгән. Тик менә фонтанның төрле төсле ут яктыртып эшләвен тамаша кылыр өчен, сабыр гына җәйне көтәсе була. Фонтаннан ерак түгел, фестивальләр һәм башка күңел ачу чаралары өчен мәйданчык ясап куйганнар. Ул кыш көне дә эшләячәк.

Эт хуҗаларына да куанычлы хәбәр: реконструкция проекты буенча, Горки-Әмәт урман паркында этләр йөртү өчен махсус мәйданчык булдырылган.
Чаңгычылар өчен исә душ, киенеп-чишенү бүлмәләре, кафесы, бәдрәфе булган күпфункцияле база төзелгән. Чаңгы трассасы икәү булачак - алар өч һәм биш чакрымга исәпләнгән.
Нәниләр өчен уен мәйданчыгы да төзергә онытмаганнар. Ул зур кош оясын хәтерләтә.
Парк территориясендә киләчәктә тагын бер бина калкып чыгачак. Анда экоүзәк ачарга ниятлиләр. Үзәккә килүчеләр иҗади дәресләрдә һәм лекцияләрдә әйләнә-тирә дөнья белән танышачак. Горки-Әмәт урманы буйлап экскурсияләр дә оештырырга уйлыйлар.
Фотолар: vk.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар