Шәһри Казан

Татарстанда пилотсыз очкычлар куллануны тыйдылар

Татарстан территориясендә пилотсыз һава судноларын куллану тыела. Рөстәм Миңнеханов имзалаган тиешле указ республика башлыгы сайтында барлыкка килде.

Дәүләт хакимияте органнары һәм аларга караган оешмалар, җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары белән килешү буенча башка оешмалар һәм физик затлар кулланган БПЛАлар өчен искәрмә ясала.

Реклама

Указ 25 ноябрь, җомга көнне гамәлгә керә һәм төп әзерлек режимы юк ителгәнче эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: