Шәһри Казан

Туристларны Татарстанга ничек җәеп итәргә?

2-3 ноябрь көннәрендә Казанда "KAZANTOURISMFORUM-2017. Ориентиры Будущего" форумы узачак. Әлеге зур чара ике елга бер үткәрелә. Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, форумда алдагы өч-биш елга бурычлар карала.

- Татарстанда туризм өлкәсендә шактый алга китешләр бар. Алдыбызда әлеге тармакны алга таба да үстерү бурычы тора. Форумда туристлык территорияләре белән идарә итү, аңа эшмәкәрләрне җәлеп итү кебек мәсьәләләр каралачак. Ул экспертлар белән үзара тәҗрибә уртаклашу форматында узар дип көтелә. Форумга Россия төбәкләреннән белгечләр күп киләчәк. Быел табигать һәм туризм дигән темага сөйләшү дә булачак. Туристларны җәлеп итү өчен бу өлкәдә елдан-ел яңа технологияләр кулланыла. Шулар турында да фикер алышу булыр дип уйлыйбыз, - диде ул матбугат очрашуында.

2016 елда Татарстанда 2 миллион 200 мең турист булып киткән.
- Быелгы саннар әлегә билгеле түгел, әмма без хәзердән үк 6 процентка үсеш бар дип әйтә алабыз, - диде Сергей Иванов.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: