Реклама
Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә 11 яшьлек малай мәктәпкә барганда туңып үлгән.
Бала 27 декабрь көнне автобус белән мәктәпкә киткән. Тукталышта автобустан чыккач, ул Сул як яр буе районына юл тоткан. Әмма бала мәктәпкә дә килмәгән, өенә дә кайтмаган. Баланың үле гәүдәсе 28 декабрь көнне табылган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бала туңып үлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз