Шәһри Казан

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр игълан итәчәкләр?

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итәргә тәкъдим итте.

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итәргә тәкъдим итте. Алай гына да түгел, аерым төбәкләрдә эш чыгуны 23 октябрьдән туктату тәкъдиме дә бар. Вице-премьер белдергәнчә, Россия халкының иммунитет дәрәҗәсе бүгенгә көндә 45 % тәшкил итә. Бу тәкъдим Владимир Путинга җиткерелгән. Путин нинди карар кабул итәр?

Голиковадан тагын берничә тәкъдим:

- вакцинасы булмаган 60 яшьтән өлкәннәр өчен бер ай үзчикләнү режимын кертергә, ягъни эшкә йөртмәскә;

Реклама

- эш бирүчеләр вакцина ясату өчен хезмәткәрләргә ике ял көне бирергә тиеш;

- QR-кодлар буенча гына массакүләм чараларга кертергә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: